Туган телле мәктәп укучылары арасында үткәрелгән рус теле буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

2-4 февральгә кадәр Татарстанда туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Әлеге олимпиадада республиканың 26 районыннан, Казан һәм Чаллыдан 7-11 сыйныфлардан 133 укучы катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 5 укучы җиңүче булды:
- Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназия-интернаты 7 нче сыйныф укучысы Әминә Нутфуллина;
- Байлар Сабасы гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Йолдыз Капитонова;
- Актанышның  сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернаты 9 нчы сыйныф укучысы Нәфисә Вәлиева;
-   Әлмәт шәһәренең  Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиясе 10 нчы сыйныф укучысы Эльмира Сабирова;
- Мамадыш районы Олыяз лицееның 11 сыйныф укучысы Гүзәл Әгъләмҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International