РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итә

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучылар арасындагы шартларны һәм мөнәсәбәтләрне даими яхшырту, бердәм белем бирү тирәлеген ныгыту - мәгариф системасында эшләүчеләрнең барысы өчен дә уртак бурыч. Бу бурычны хәл итү балаларга белем алырга, ә Россия мәктәбенә яхшырак булырга ярдәм итү теләгенә бәйле.
Мәктәпләребез яхшырак булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Мәктәптә үз фәнен аңлый торган, һәр укучыга якын килү юлын таба белгән заманча компетентлы педагог эшләсен өчен ниләр эшләргә кирәк?
Мәктәп программасында ул заманча тормыш, шәхес, җәмгыять һәм дәүләт сорауларына җавап бирсен өчен нәрсәләр җитми?
Мәктәп кенә түгел, ә бала файдалана ала торган бөтен белем бирү оешмалары һәм ресурслар аны үстерүнең бердәм пространствосына әверелсен өчен нәрсә эшләргә?
Россия Мәгариф министрлыгы мәгариф системасын ничек яхшырту темасына тәкъдимнәр кабул итә, аларны razvitie@edu.gov.ru. электрон адресына җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International