Татарстанда «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатының өстәмә этабы уза

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

3-7 февральдә Татарстан Республикасының 2019/2020 еллар чемпионат циклының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында өстәмә этап уза.
Ярышлар 4 компетенция буенча республиканың 3 шәһәрендә - Иннополис, Түбән Кама, Казанда үтә.
Ярышларның әлеге этабы уникальлеге шунда: 3 компетенция безнең республика өчен бөтенләй яңа һәм алар буенча ярышлар Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. Бу - киберкуркынычсызлык, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык эшләү, цифрлы метрология.
Региональ чемпионатның өстәмә этабында Бөгелмә, Яр Чаллы, Алабуга, Чистай, Нурлат, Түбән Кама, Иннополис, Казан шәһәрләреннән 54 кеше катнаша, аларның 32се конкурсант һәм 22 эксперт-компатриот.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International