Россиядә профессияләргә ихтыяҗны күзәтеп торучы үзәк булдырылачак - Путин

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

РФ президенты Владимир Путин Череповецта җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда хезмәт базарында һөнәрләргә ихтыяҗны күзәтеп торыр өчен бердәм үзәк булдыру турында карар кабул ителүе хакында хәбәр итте.
"Хезмәт базарында ихтыяҗ булган һәм перспективалы һөнәрләрне күзәтеп баручы үзәккә килгәндә, без ул турыда карар кабул иттек", - диде президент.
Ул ачыклык керткәнчә, мондый структура РФ Хөкүмәте каршында булдырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International