Татарстанның дүрт районында “Мәктәп кооперациясе” пилот проекты тормышка ашырыла. Аның дәвамында авыл мәктәпләрендәге ярдәмче хуҗалыклар базасында кооперативлар булдырылачак.
Кооперацияләрне үстерү ачык ресурс үзәгенең төп проектларының берсе “Яшьләр кооперациясе”, дип атала. Ул үз чиратында “Мәктәп кооперациясе” проектын ала. Хәзерге вакытта анда Татарстанның Әлки, Алексеевск, Балтач һәv Кукмара муниципаль районнары катнаша.