7 февральда Казан федераль университетында 2018- 2019 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булган 90 студент бүләкләнәчәк. Алар арасында 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 югары уку йорты студенты һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәрби училищелары һәм мәгариф оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студентлары бар.