Татарстанда «Ел укытучысы» конкурсының зона этабы дәвам итә

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсы төбәк этабының зона этабы дәвам итә. 3-4 февральдә Алабугада 8 урта мәктәп базасында Алабуга, Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарының муниципаль этапларында җиңүчеләр «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә үз дәресләрен һәм мастер-классларын тәкъдим итте.
Катнашучылар конкурс кысаларында 2 сынау узды. Беренчесе - ачык дәрес, аның төп максаты - таләпләр нигезендә укыту һәм тәрбия буенча һөнәри эшчәнлекне бәяләү. Жюри дәрес фрагментын 25 минут дәвамында бәяләде, шуннан соң тагын 5 минут дәвамында конкурсант тарафыннан үзанализ ясалды һәм сорауларга җаваплар бирелде. Икенче бирем мастер-класс үткәрү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International