Алабугада IX Республика мәктәп укучылары фәнни-гамәли конференциясе узачак

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

3 мартта Алабугада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Аларның исемнәре Россия данын танытты” IX Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге, Казан федераль университетының Алабуга институты һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Тематик яктан конференция 7 секциягә бүленгән: “Шишкин иҗаты мәңгелек”, “Алабуга медицинасы. Тарих битләреннән”, “Марина Цветаеваның көмеш гасыры”, “Ватанны кылыч һәм сүз белән таныткан”, “Алабуганы яратам, аның тарихын беләм”, “Батырлыкка мәңгелек дан”, “Алабугага ашыгыйк, музейга”. Секцияләрнең модераторлары – КФУның Алабуга институты галимнәре һәм музей-ядкарьлекнең фәнни хезмәткәрләре. Конференциягә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон-3-38-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International