Сочида Беренче урын өчен 20 кешедән торган КФУ делегациясе көрәште. Яшьләр фестивалендә катнашучылар интеллектуаль уеннарда, "Экобана" декоратив-гамәли сәнгать конкурсында, "Дөнья тавышы" вокал конкурсында, парк волейболы, мини-футбол, боулинг буенча турнирларда көч сынашты, шулай ук башка конкурс сынаулары да уздырылды.
Быел фестивальдә Русиянең 30 алдынгы ВУЗыннан 500 дән артык студент катнашты.
Яшьләр фестивале 1-5 февральдә Сочида узды. "Бөтенроссия студентлар марафоны" - ул студентлар өчен зур мәйданчык, ул иҗади, спорт һәм интеллектуаль программаларда ярышларны, шулай ук төрле өлкәләрдә танылган профессионаллардан төрле мастер-класслар үткәрүне берләштерә.