“Мәгариф” милли проекты кысаларында, “Киләчәк укытучысы” конкурсының 1200 ярымфиналчысы билгеләнде

2020 елның 7 феврале, җомга

“Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Владимир Путинның “Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе булган “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының 1200 ярымфиналчысы билгеле булды.

Алар барысы да 21 - 31 гыйнварга кадәр узган дистанцион тест этабын уздылар. Хәзер аларга 14 февральдән 22 мартка кадәр Россиянең сигез шәһәрендә узачак региональ ярымфиналларда уңышлы чыгыш ясарга туры киләчәк.

Конкурс 2019 елның 19 ноябрендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән старт алды. Проектның оештыру комитетын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли.

“Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының бишенче ярымфиналы Уфада 6-8 мартта узачак. Турыдан-туры ярымфиналда Идел буе федераль округының иң яхшы 50 командасы, шул исәптән Татарстанның иң яхшы 9 командасы (3әр кеше) очрашачак. 

Һәр ярымфинал нәтиҗәләре буенча иң яхшы 12 команда билгеләнәчәк, алар конкурс финалында катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, “Россия — мөмкинлекләр иле” платформасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды һәм 2017 елның октябрендә Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә эшли башлады. Президент платформасының төп максаты - Россиядә яшь белгечләр өчен социаль лифтлар булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International