Түбән Камада татар теле методистлары-укытучылары киңәшмәсе узды

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

31 гыйнварда  Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә  Алабуга, Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Менделеевск, Минзәлә,Тукай, Түбән Кама муницпаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәренең туган тел һәм әдәбияты укытучылары зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинарга ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Л.М., ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Гыйзатуллина Э.Х., ТР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре,филология фәннәре кандидаты Гыйниятуллина Л.М. һәм  районнарның милли мәгариф өчен җаваплы  методистлары,татар гимназия,мәктәпләре директорлары,укытучылары, шулай ук Түбән Кама шәһәренең ветеран укытучылары килде. Семинарның беренче өлешендә 1,2,32 нче гимназия, 27,31,33 нче мәктәп, 35 нче лицей һәм сәнгать мәктәбе укытучылары тарафыннан мастер-класслар, дәресләр, ачык чаралар күрсәтелде һәм килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.

        Семинарның икенче өлешендә, киңәшмәдә, төп сорау — туган телләрне укыту буенча  һәм  дәреслекләр турында булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International