6 февральда Казан шәһәренең 93нче гимназиясендә Россиядә 2020 елда хәтер һәм дан елын уздыруга багышланган «Без срока давности» мәктәп укучылары арасында үткәрелгән Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр - Казан, Әлмәт, Азнакай, Зәй, Яшел Үзән, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай, Чистай районнарыннан мәктәп укучылары.
Төбәк этабына Татарстан Республикасының 27 районы мәктәпләреннән 4-11 сыйныф укучыларыннан төрле жанрда 83 инша кабул ителгән иде.