5 февральдә Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе Наро-Фоминскига кадәр өч атналык марш-броскта катнашучыларны каршы алды. ВДВның 31 нче аерым десант-штурм бригадасы десантчылары совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел һәм Һава-десант гаскәрләре оешуга 90 ел тулуга багышланган чаңгы кичүендә катнаша.
Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен ульяновск десантчылары батырлык дәресләре үткәрде, күрсәтмә чыгышлар күрсәтте, һава-десант гаскәрләре турында фильм карауны оештырды.