12-нче февральдә 9-нчы сыйныфны тәмамлаучылар рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак. Әлеге сынауны уңышлы үтү укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора.
Быел йомгаклау әңгәмәсен Татарстан Республикасында 37 838 укучы узарга тиеш. Телдән имтихан бирүнең максаты - мәктәптә рус теле укытуда коммуникатив өлешне көчәйтү, әлеге фән буенча белемнәрне «Сөйләү» бүлегендә тикшерү.
Һәр укучы белән әңгәмә 15 минут дәвам итә, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен өстәмә 30 минут каралган.