Татарстанда рус телендә белем бирүче мәктәпләрдәге татар телле укучылар өчен татар әдәбияты буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле

2020 елның 14 феврале, җомга

10-12 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында укучыларның туган (татар) әдәбияты буенча олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада республиканың 31 районыннан, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәреннән 7-11 сыйныф укучысы катнашты.

Түбәндәге укучылар җиңүче булды:
- Раилә Сәгъдиева, Казан шәһәре Совет районының 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;
- Айнур Минһаҗев, Казан шәһәре Яңа Савин районы мәгариф үзәге-179 нчы гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы;
- Әминә Таҗиева, Казан шәһәре Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицееның 9 нчы сыйныф укучысы;
- Айзилә Габдрахманова, Кайбыч районы Е.Г. Тутаев исемендәге Федоровск гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;
- Камилә Мостафина, Арчаның 6 нчы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
- Наилә Ганиева, Кукмара районының А.М. Булатов исемендәге
күппрофильле лицееның 11 нче сыйныф укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International