Казан милли тикшеренү технология университеты ел саен мәктәп укучылары өчен төрле фән олимпиадалары оештыра. Интеллектуаль ярышлар чыгарылыш сыйныф укучыларында зур кызыксыну уята, чөнки олимпиадада уңышлы чыгыш ясау БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар яки конкурс узу мөмкинлеге бирә.
Бу ялларда (15 һәм 16 февраль) КНИТУда физика һәм химия буенча олимпиаданың төп туры узачак.