Татарстанда технология буенча олимпиада җиңүчеләре билгеле булды

2020 елның 21 феврале, җомга

16-19 февральдә технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Олимпиадада республиканың 25 муниципаль районы мәктәпләреннән 106 укучы катнашты.
Технология буенча олимпиада 3 турда узды. Беренче һәм икенче турларда укучылар теоретик һәм практик биремнәр үтәде. Өченче турда үз проектларын якладылар.
Олимпиадада 8 муниципаль районнан 15 укучы җиңүче булды, Татарстанның 14 районыннан 33 укучы призер булды.
Технология буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 20 апрельдән 26 апрельгә кадәр Санкт-Петербургта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International