Татарстан прокурорының беренче урынбасары Сергей Старостин ни өчен республика мәктәпләрендә тикшерүләр үткәрелүен аңлатты. Бу хакта ул алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында сөйләде.
"Хәзер мәктәпләрдә үткәрелә торган барлык прокурор тикшерүләре беренче чиратта экстремизмнан һәм террорчылыктан саклануны бәяләүгә бәйле. Узган ел кайбер субъектларда, шул исәптән Казанда да, күңелсез вакыйгалар булды. Анда мәктәп укучылары корал, башка предметлар алып килгән, җинаятьләр кылган, хәтта тоткынлыкка алу фактлары да булды", - дип белдерде ТР прокурорының беренче урынбасары. Ул республика прокуратурасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә экстремистик әдәбият, террорчылык һәм физик яктан сакланганлыкны тикшерү чаралары алдан планлаштырылган иде, дип өстәде.