Казанда Rukami иҗади технологияләр фестивале узачак

2020 елның 21 феврале, җомга

Яшьләрне технологик иҗатка җәлеп итүгә юнәлдерелгән иҗади технологияләр Rukami фестивальләре 2020 елда Россиянең 15 шәһәрендә узачак.
Конкурс комиссиясе карары буенча Rukami фестивальләрен үткәрү хокукына Абакан, Белгород, Бөек Новгород, Екатеринбург, Казан, Комсомольск-на-Амуре, Красноярск, Курск, Петрозаводск, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Тамбов, Томск, Чиләбе һәм Якутск ия булды. Фестивальләр сериясе апрельдә Татарстан Республикасында башланачак.

Rukami - Россиядә мейкерлар (кул астындагы җиңел чаралар һәм технологияләрне кулланып өр-яңа продуктлар уйлап табучылар) бергәлеге үсешенә юнәлдерелгән техник иҗат фестивальләре челтәре.

Россия венчур компаниясе һәм ИТИ проектларына ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Илкүләм технологик инициативаның түгәрәк хәрәкәте проекты Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган Халыкара фестивальне, төбәкләрдә вакыйгалар сериясен, шулай ук технологик түгәрәкләрнең идарә командалары компетенцияләрен арттыруга юнәлдерелгән белем бирү чараларын үз эченә ала.

Фестивальдә балалар һәм яшьләр өчен түгәрәк хәрәкәтенең эшләнмәләре һәм иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителә. Төрле тематик юнәлешләр буенча мастер-класслар, лекцияләр һәм күрсәтмә тамашалар уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International