Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Россиядә һөнәри белем сыйфатын бәяләү өчен илкүләм системасы кертелә
2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Россия Президенты Хөкүмәткә ике елда һөнәри белем сыйфатын бәяләү өчен илкүләм система кертүне йөкләде. Бу хакта бүген РФ Президенты Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.
“Без 2020 елга кадәр 25 млн. эш урыны булдырырга һәм модернизацияләргә карар иттек. Бу бик авыр мәсьәлә, әмма без аны хәл итә һәм кешеләргә яхшы эш табарга ярдәм итә алабыз. Нәкъ менә сыйфатлы эш урыннары гражданнарның хезмәт хакы үсешенә һәм иминлегенә китерә. Безгә инженер мәктәпләре ачарга һәм эшче кадрлар әзерләү зарур. Гомумән хезмәт кешесенә игътибар бирү кирәк”, - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Ул социаль өлкәгә аерым тукталды. Әлегә бюджет өлкәсе хезмәткәрләре урта класска керми, алар ял итүдән, уңайлыклар тудырудан һәм профессиональ үсештән дә баш тартырга һәм даими өстәмә эш эзләргә мәҗбүр.
“Дәүләтнең күп еллар дәвамында бу белгечләргә акча арттыру мөмкинлеге булмады, чөнки без пенсияне күтәрү кебек мөһим һәм кискен проблемаларны хәл итәргә бурычлы. Хәзер без социаль тармаклардагы вәзгыятьне тамырдан үзгәртә алабыз”, - дип белдерде В.Путин. Май ае указларында бу өлкә хезмәткәрләренең һәр категориясе өчен хезмәт хакларын арттыру чаралары билгеләнгән, дип искәртте ул.
“Хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләреннән бу бурычны үтәү өчен барлык ресурсларны мобильләштерүләрен сорыйм. Эш шунда ки, бу мәсьәләне хәл итсәк, берьюлы берничә проблема да чишелешен табачак”, - дип ассызыклады Путин.
Хезмәт хакы арткач, яңа көчле професссионаллар килү исәбенә медицина һәм мәгариф сыйфаты да яхшырачак, дип билгеләп үтте ул. Ә бу өлкәдә хезмәт куючы хезмәткәрләрнең төп эшкә, квалификацияләрен күтәрүгә игътибар арттыру һәм өстәмә эштән баш тарту мөмкинлеге пәйда була.
Икенчедән, урта класслы икътисади мөмкинлекләргә ия гражданнар саны чирек өлешкә артачак. “Бу бигрәк тә төбәкләрдә сизеләчәк”, - дип белдерде Путин.
Өченчедән, медицина хезмәткәрләре, педагоглар, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бергәлекләре үсеш өчен яңа стимулга ия булачак.
Ул Хөкүмәт белән Президент Администрациясенә киләсе елның апреленә кадәр медицина, мәгариф сыйфаты, фәнни нәтиҗәләр, мәдәният учреждениеләрнә ихтыяҗ мониторинг системасын булдыру буенча тәкъдимнәр җыюны йөкләде.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
2026 елда «Беренче укытучы» (Первый учитель) Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашучыларны теркәү башланды
«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларга читтән торып сайлап алу этабын узарга, һөнәри тестлар тапшырырга, төркемдә эшләп күрсәтергә, шулай ук ачык киңлектә үзләренең һөнәри юллары турында мәгълүмат урнаштырырга туры киләчәк.
«Россиянең ел директоры» Бөтенроссия конкурсы башланып китте
Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Россиянең ел директоры» Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этабының беренче туры башланып китте.
9
май, 2026 ел
Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Җиңү көне белән котлавы
Кадерле дуслар!
8
май, 2026 ел
Казанда 18нче лицейны тәмамлаган укучылар истәлегенә «Герой парталары» ачылды
Казанның 18 лицеенда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары – кече сержант Айрат Садыйков һәм Данил Зариповистәлегенә «Герой парталары» ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз