Рафис Борһанов дистанцион белем бирүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2020 елның 21 марты, шимбә

20 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында эшлекле киңәшмә уздырды.
Рафис Борһанов үзенең чыгышында язгы каникулларның 23 мартта башланып 31 мартка кадәр дәвам итәчәген, һәм бу чорда мәктәпләр яңа шартларда уку процессына максималь әзерләнергә тиешлеген искәртте.

Каникуллар вакытында уку процессы катгый тыела, дип аерым басым ясады министр. Бу - санитария таләпләрендә һәм мәгариф турындагы законда каралган махсус ял вакыты.
Балалар аудиториясенә юнәлтелгән теләсә нинди массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылырга яки күчерелергә тиеш.

«Балалар бакчалары гадәти режимда эшли. Авырганнан соң, шулай ук 5 көннән артык бакчада булмаса (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) балаларны балалар бакчаларына диагноз, авыртуның озынлыгы, йогышлы авырулар белән элемтәдә булмау турында белешмәләр булган очракта гына кабул итәләр ", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International