Россия югары уку йортлары абитуриентларны виртуаль ачык ишекләр көненә чакыра

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Университет аудиторияләре буйлап өйдән чыкмыйча йөрү? Факультет деканыннан шәхси онлайн-консультация алу? Россия югары уку йортларына нәкъ менә шундый режимда традицион ачык ишекләр көнен үткәрергә туры киләчәк.
Инде Ломоносов исемендәге МДУ, үз тарихында беренче тапкыр, мондый форматны сынап карады. Махсус портал ачылды, анда абитуриентлар ректор һәм деканнар чыгышын гына түгел, фәнни лабораторияләр, уку корпуслары, спорт объектлары, китапханәләрнең уку залларын да карый алды. Өстәвенә, барысы да - панорам режимында.
Әмма инде булачак студентлар белән виртуаль очрашулар алар өчен яңа булмаган югары уку йортлары да бар. Мәсәлән, 5-100 проектында катнашучы кайбер университетлар. Мәсәлән, Ерак Көнчыгыш федераль дәүләт университетында вебинар рәвешендә ачык ишекләр көне һәр ай саен диярлек уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International