НТИ түгәрәк хәрәкәте короновирус белән көрәшү өчен яңа технологик мөмкинлекләр эзләү максатыннан онлайн-хакатон уздыра

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Милли технологик инициатива (НТИ) түгәрәк хәрәкәте апрельдә короновирус белән көрәшү өчен яңа технологик мөмкинлекләр эзләү һәм эшләү максатыннан онлайн-хакатон уздырачак. Катнашучыларга ике көн эчендә яңа индивидуаль саклану чарасын эшләргә, вирусның таралу моделен булдырырга һәм аны геном белән анализларга туры киләчәк.
Ике көн эчендә катнашучыларга хакатон бурычларының берсен хәл итәргә кирәк: яңа индивидуаль респираторлы саклану чарасы өчен техник мөмкинлекләр эшләргә, коронавирус турында фейк яңалыкларны фильтрлау хезмәтен булдырырга, вирус таралуны фаразлау моделен эшләргә һ.б.. Шулай ук командалар пандемия белән бәйле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк башка мөмкинлекләрне дә тәкъдим итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International