Бүгеннән Саклык банкы белем бирү платформасына Татарстан Республикасы мәктәп укучылары кушылды. Республиканың 127 мәктәбе укучылары платформа мөмкинлекләрен файдалана алачак.
Дистанцион форматта белем алу Калининград, Кемерово, Липецк, Түбән Новгород һәм Томск өлкәләре, шулай ук Татарстан Республикасының 5-8 сыйныф укучылары өчен мөмкин. Платформада укучылар барлык предметларны да өйрәнә алачак. Уку мәктәпләр өчен дә, балалар өчен дә түләүсез булачак. .