2020 елның 18 июнендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда (Мәскәү шәһәре) Россия Федерациясендә 2020 елда Хәтер һәм дан елын үткәрүгә багышланган «Без срока давности» Бөтенроссия сочинениеләр конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасы узачак. Чарага Питрәч муниципаль районының Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе 5 нче сыйныф укучысы Гурина Маша чакырылды, ул Татарстан Республикасыннан конкурста җиңүче һәм Бөтенроссия конкурсының финалисты булды. Чарада катнашучыларны бүләкләү һәм ике көнлек мәдәни программа көтелә.