18-29 март көннәрендә мәктәпләрдә дистанцион белем бирүне оештыру буенча укытучылар һәм ата-аналар өчен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы кайнар линиясенә 3590 мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 299ы Россиянең 67 төбәгеннән узган ял көннәрендә килгән.
Шалтыратуларның күпчелек өлеше - 66%ы әти-әниләрдән. Алар дистанцион уку вакытында белем бирү процессын оештыру үзенчәлекләре, мәктәпләрдә дежур төркемнәр һәм балалар бакчаларының эш тәртибе турында сорыйлар, шулай ук укучыларның арадаш аттестациясен узу тәртибен ачыклыйлар.
Исегезгә төшерәбез, Россия Мәгариф министрлыгының дистанцион укытуны оештыру буенча укытучыларга һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтү өчен Кайнар линиясе тәүлек буе эшли: 8(800)200-91-85.