Мәгариф министрлыгы бу көннәрдә өйдә утыручы ата-аналар, мәктәп укучылары һәм студентларга ярдәм итү максатыннан "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Домашний час" ачык эфирлар марафонын башлап җибәрә.
Көн саен "ВКонтакте" мәйданчыгында илнең иң яхшы педагоглары, психологлар, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә популяр блогерлар һәм экспертлар үзләре һәм балалары өчен көнне ничек файдалы итеп үткәрү һәм көн саен актив белем алу тәртибен төзү буенча киңәшләре белән уртаклашачак.
Марафонны мәгариф министры Сергей Кравцов ачып җибәрә. Ул мәгариф системасында якын арада һәм перспективада нәрсә булачагы турында сөйләячәк, тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк. Трансляция Россия Мәгариф министрлыгы бергәлегендә 31 мартта 12:00 сәгатьтә башланачак.