Россия Мәгариф министрлыгының "Мәгариф хәбәрләре" электрон журналының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Аның төп темасы - өйдә цифрлы технологияләрне кулланып укыту. Әлеге чыгарылыш Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның мөрәҗәгате белән башланып китә.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, килеп туган вәзгыятьтә бергәләп эшләргә, бер-береңә ярдәм итәргә, булган белемнәрдән, ресурслардан һәм тәҗрибәдән файдаланырга, һәр балага сыйфатлы белем алу мөмкинлеге бирергә кирәк.
"Россия электрон мәктәбе" эшенең төрле аспектлары, Россиядә дистанцион уку өчен иң популяр ресурсларның берсе турында Дәүләт мәгариф сәясәтен һәм мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру үзәгенең Мәгълүмати технологияләр институты директоры урынбасары Наталья Шаньгина сөйләде.
Яңа журналда шулай ук инфографика урнаштырылган махсус бүлек булдырылган, алар өйдә уку һәм ял итү урынын ничек җайлаштырырга, сәламәтлекне ничек сакларга, буш вакытта үсеш өчен нинди онлайн-ресурслар куллану турында. Инфографика педагогларга, ата-аналарга һәм укучыларга файдалы булачак.
Электрон журнал белән әлеге сылтама аша кереп танышырга мөмкин.