"Ключ на старт. Космос для детей" мәгариф онлайн-порталы эшли башлады, анда космос, Россия ракета-космос тармагы турында танып белү материаллары, мәгариф һәм һөнәри юнәлеш проектлары һәм чаралары турында мәгълүмат урнаштырылган.
Портал "Роскосмос" космик эшчәнлеге буенча дәүләт корпорациясе тарафыннан булдырылган.
Порталда шул исәптән "Киләчәккә билет" профориентация проекты, "Кванториум" балалар технопаркларының федераль челтәрендә космик тематика чаралары, "Сириус" мәгариф үзәгендә тематик белем бирү проектлары һәм программалары, балалар лагерьларында уза торган космик сменалар турында мәгълүмат урнаштырылган.
Порталга керүчеләр кызыклы фактлар, лекцияләр һәм видеокурслар, фильмнар һәм электрон китаплар белән таныша ала, алар астрономия, космонавтика тарихы, илнең ракета-космик сәнәгате эше турындагы белемнәрне тулыландырырга ярдәм итәчәк.