"Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясе" (НРА) бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән балаларга өйдә белем бирүне оештыру буенча ата-аналар өчен мәгълүмати материаллар әзерләде.
Ассоциация тарафыннан оештырылган "Народный Родительский Антивирус" бөтенроссия акциясе кысаларында ата-аналар үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрәләр, үз идеяләрен тәкъдим итәләр, өйдә белем алу вакытын файдалы итеп үткәрү, ата-аналар өчен үзлегеңнән белем алу өчен киңәшләр һәм материаллар туплыйлар.
Россия Мәгариф министрлыгы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә белем бирү процессына ярдәм итү буенча зур методик эш алып бара, укытучыларга, укучыларга һәм ата-аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларга аерым игътибар бирә.