Онлайн-укыту өчен республиканың 190 мәктәбендә интернет тизлеген арттырачакла

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы республика мәктәпләрендә укучыларны дистанцион укыту өчен интернет тизлеген арттырачак. 

Республиканың 190 мәктәбендә интернет тизлеген арттырырга ниятлиләр, анда хәзерге вакытта керү тизлеге онлайн-укуны уңайлы уздырырга мөмкинлек бирми.

Аерым алганда, 160 мәктәптә чыбыклы оптик тоташтыру оештырылачак, тагын 30 мәгариф учреждениесе чыбыксыз технология буенча тоташтырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International