“Яндекс” ширкәте Педагогик осталык үзәге белән берлектә бушлай онлайн-мәктәбен башлап җибәрде

2020 елның 3 апреле, җомга

Яндекс” ширкәте Педагогик осталык үзәге белән берлектә бушлай онлайн-мәктәбен башлап җибәрде. Видеодәресләр 9.00-14.00 сәгать аралыгында узачак. Ә өйрәнелә торган дисциплиналар 15 предметны колачлый.

Булдырылган контентны укытучыларга үз уку программаларында кулланырга мөмкин. Мөгаллимнәр шулай ук дәресләрнең онлайн-трансляцияләре һәм кече сыйныфлар өчен биремнәрне автоматик тикшерү өчен махсус платформага да ия булачак. Моннан тыш, онлайн-мәктәпкә БДИ һәм ТДИга әзерлек өчен өстәмә дәресләр кертелгән.

Видеодәресләр “Яндекс. Эфир”да трансляцияләнәчәк, аларны, шулай ук, соңрак та карап була. Бер атналык архив һәр җомга куелачак. Көнгә 4-6 дәрес булачак. Ә дәресләр расписаниесе бер атна алдан сайтта (расписаниега сылтама) урнаштырылачак.

Онлайн-мәктәптә 100дән артык укытучы белем бирә. Алар барысы да дәреслекләр, методик әсбаплар авторлары, БДИ экспертлары, олимпиадаларны оештыручылар. Көн саен 45 видеодәрес әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International