Өйдә уку: ата-аналарга 10 мөһим киңәш

2020 елның 3 апреле, җомга

Коронавирус аркасында тормыш бик нык үзгәрде: мәктәпләрдә укытуның читтән торып уку формасын кертәләр, әти-әниләр өйдән эшлиләр. Ата-аналар милли ассоциациясе экспертлары Мәгариф министрлыгы ярдәмендә 10 яхшы киңәш төзегән, алар гаиләгә өйдә вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.

1. Бөтен гаилә өчен һәр көнгә расписание төзегез. Балага уку һәм ял арасында вакытны бүләргә ярдәм итегез. Иҗат һәм спорт турында онытмагыз.

2. Цифра гармониясе. Онлайн-укыту баланың Челтәрдә булу вакытын арттыра. Ләкин аңа гаджетларны буш вакытта куллануны тыймагыз. Бергәләп баланс табарга тырышыгыз.

3. Балаларның онлайн-кызыксынуына игътибар итегез. Бергәләп баланы борчый торган темалар турында фикер алышыгыз. Шулай булгач, сезнең балаларны тискәре контенттан саклап калу мөмкинлеге күбрәк булачак.

4. Куркынычсызлык бөтенесеннән өстен: балага таныш булмаган кешеләргә фатир ишеген ачарга ярамаганлыгын аңлатыгыз. Ашыгыч хәлләрдә үзеңне ничек тотарга икәнен аңлатыгыз.

5. Балага дәресләр арасында зарядка турында исегезгә төшерегез, бергә спорт белән шөгыльләнегез.

6. Дөрес туклану турында онытмагыз.

7. Дөньяга карашны киңәйтегез: көненә ярты сәгать вакытны кызыклы мәгълүмат табып уздырыгыз. Интернет - мәгълүмат хәзинәсе, сезгә ачышлар тәэмин ителгән.

8. Бушаган вакытны үз балагыз белән аралашу өчен  файдаланыгыз.

9. Бергәләп укыгыз, фильмнарны карап чыгыгыз, гаилә спектакле куегыз яисә гаилә альбомы ясагыз.

10. Бер-берегезгә ярдәм итегез. Балалар сезгә цифрлы мохит мөмкинлекләрен өйрәнергә ярдәм итәр, ә сез аларга контентны фильтрларга ярдәм итәрсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International