«Җиңү өчен 100 балл» акциясе дистанцион форматта узачак

2020 елның 3 апреле, җомга

2020 елда "Җиңү өчен 100 балл" акциясе онлайн форматта узачак, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев Россия Мәгариф министрлыгының "Домашний час" ачык эфирлар марафонында.

Анзор Музаев катнашучыларның барлык эшләрен дә карау өчен мөмкинлек булачак, дип искәртте.

Рособрнадзор инициативасы белән «Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясе быел алтынчы мәртәбә узачак. Ел саен акция кысаларында БДИда югары баллар алган чыгарылыш сыйныф укучылары мастер-класслар уздыралар һәм югары сыйныф укучылары белән үзләренең тәҗрибәләре, имтиханнарга уңышлы әзерлек серләре белән уртаклашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International