ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре ТРның иң яхшы 15 дәүләт хезмәткәре исемлегенә керде

2020 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Т.Г. Алексеева республиканың иң яхшы 15 дәүләт хезмәткәрләре исемлегенә керде.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет кадрлар комиссиясе дәүләт хезмәткәрләрен 2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы мактау тактасына кертү турында карар кабул итте. Дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертү өчен нигез булып һөнәри казанышлар, инициативалылык һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрүгә шәхси өлеш кертү тора.
Татьяна Георгиевна Алексееваның һөнәри эшчәнлеге федераль, дәүләт һәм республика программаларын һәм проектларын координацияләүгә һәм озата баруга, шул исәптән, республика мәгариф системасының уңышлы эшләве өчен федераль бюджет акчаларын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International