Рафис Борһанов 6 апрельдән уку дистанцион формада башланачагын әйтте

2020 елның 4 апреле, шимбә

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.

«Беренчедән алып 11нчегә кадәр барлык сыйныфлар, уку программасында кабул ителгәнчә, дистанцион формада укуны дәвам итәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалар кулланачак", - диде ул.

Рафис Борһанов Татарстан балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәген әйтте. «Безнең "алгы сафларда" булган кешеләребез, шәһәрләребезнең, республикабызның яшәешен тәэмин итүчеләр борчылмасын. Аларның балаларын дежур төркемнәр кабул итәчәк", — диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International