WorldSkills Russia милли чемпионаты финалын уздыру форматы һәм вакыты үзгәрәчәк

2020 елның 4 апреле, шимбә

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалын уздыру вакыты һәм урыны турындагы карар 15 апрельдә кабул ителәчәк. Башта ул июль аенда Новокузнецк шәһәрендә узачак дип планлаштырылган иде, әмма, мөгаен, үткәрү вакыты күчереләчәк. Бу хакта мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко Министрлыкның "Өй сәгате" онлайн-марафоны туры эфирында әйтте.
Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, хәзер "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) берлеге финал уздыру форматын төгәлләштерү өстендә эшли.
Дмитрий Глушко, шулай ук, Министрлык "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) союзы һәм көллиятләр вәкилләре белән берлектә студентларга гамәли дәресләр өчен шартлар тудыруны һәм дистанцион технологияләр кулланып
өйдә уку чорында демонстрация имтиханын тапшыруны ничек оештыруны билгеләячәген хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International