Килеп туган эпидемиологик шартларда Россия Мәгариф министрлыгы уку елының "максималь билгеләнгән вакытта" тәмамлануына ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко Министрлыкның «Өй сәгате» онлайн-марафоны туры эфирында белдерде.
Дмитрий Глушко билгеләп үткәнчә, ситуациянең үсеше шул исәптән гражданнарның социаль җаваплылыгына, сәламәтлекне саклау өчен үз-үзен изоляцияләү режимы ничек үтәлүенә бәйле.
"Безнең бурыч - кешеләр белем бирү контентын ала алсын, укуны тәмамласын һәм җәйге чорда үз гаиләләре белән ял итсен өчен техник шартлар булдыру", - диде ул.