Сергей Кравцов: «Хәзер иң мөһиме - тынычлап укырга һәм имтиханнар үткәрүгә әзерләнергә»

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Мәгариф министры Сергей Кравцов бүген “Өй сәгате” онлайн-марафонының туры эфирында мәктәп укучылары, укытучылар һәм ата-аналар сорауларына җавап бирде. Алар арасында иң актуаль темалар: дистанцион уку вакыты, БДИ һәм ТДИ даталарын күчерү мөмкинлеге, өйдә балаларны укытуга күчү чорында укытучыларга һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтелү.
Төп сорауларның берсе: балалар мәктәпкә кайчан кайтачак? Сергей Кравцов һәр төбәктә губернатор нинди белем бирү оешмаларының нинди график буенча эшләвен үзе билгеләргә хокуклы, дип ассызыклады. Барысы да конкрет төбәктәге, муниципаль берәмлектәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International