Әгәр дә сез унбер ел укыгансыз икән, сез инде БДИга әзер

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Федераль педагогик үлчәүләр институты директоры Оксана Решетникова 2020 елгы чыгарылыш укучыларының имтихан кампаниясенә яхшы итеп әзерләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар дип саный, һәм дистанцион укытуга күчү өстәмә ташламалар яки контроль үлчәү материалларына үзгәрешләр кертүне күздә тотмавын искә төшерә.
"Быелгы БДИ һәм ТДИ турындагы бөтен мәгълүмат алдан ук бастырылды, һәм чыгарылыш сыйныф укучылары ФИПИ сайтында биремнәрнең ачык банкын, КИМның һәр предмет буенча спецификациясен, демонстрацион вариантларны өйрәнә алды...

Нинди генә дәрәҗәдә катлаулы булмасын, биремнәрнең барысы да белем бирү программасыннан алынган.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ташламалар турында сөйләшү сәер булыр иде: БДИ - унбер ел эчендә уку программасын үзләштерү нәтиҗәсе ул.

БДИ балларының гамәлдә булу срогы - дүрт ел, һәм без быел чыгарылыш сыйныф укучыларын узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән тигез булмаган шартларга куя алмыйбыз.  Өстәвенә, бу техник яктан мөмкин түгел: контроль-үлчәү материаллары озак эшләнә, алар өстендә эш узган имтихан кампаниясе тәмамланганнан соң ук алып барылды, һәм барысы да әзер.

Моннан тыш, 11 нче сыйныфның соңгы чиреге - яңа темаларны өйрәнү өчен түгел, бу кабатлау вакыты. Һәм хәзер унберенче сыйныф укучыларының әзерләнүгә вакытлары күбрәк кала, аларны педагоглар консультацияли. Үзебезнең тарафтан без дә укучыларны дистанцион укыту буенча методик киңәшләр бастырабыз һәм видеоконсультацияләр урнаштырабыз.

Әгәр дә сез унбер ел укыгансыз икән, сез инде БДИга әзер, һәм мин барыгызга да уңышлар телим!"

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International