Россия Мәгариф министрлыгы көллиятләргә һәм техникумнарга студентларның чыгарылыш һәм диплом эшләрен яклауны читтән торып оештырырга киңәш бирде. Бу хакта җомга көнне министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Уку процессын чыгарылыш квалификация эшен әзерләү һәм имтиханнарга әзерлек белән бергә алып барырлык итеп оештырырга тәкъдим ителә. Техник мөмкинлекләр булганда дистанцион технологияләрне кулланып чаралар үткәрергә тәкъдим ителде. Сүз җитештерү практикасы, дәүләт йомгаклау аттестациясе, чыгарылыш һәм диплом эшләрен яклау, демонстрацион имтихан уздыру турында бара", - диелә хәбәрдә.
Матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, көллиятләр һәм техникумнар бу уку елын алдан планлаштырылган график буенча тәмамлыйлар. Шул ук вакытта, әгәр дә дистанцион эш форматын тәэмин итеп булмаса, "йомгаклау аттестациясен үткәрү сроклары катлаулы эпидемиологик вәзгыятьне тәмамлау белән билгеләнергә мөмкин".