Санкт-Петербург дәүләт университеты нейролингвистика буенча яңа онлайн-курс башлап җибәрә

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Санкт-Петербург дәүләт университеты (СПбДУ) Татьяна Черниговский җитәкчелегендә нейролингвистика буенча яңа онлайн-курс башлап җибәрә, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте.
"Neurolinguistics онлайн-курсы программасы җиде атнага исәпләнгән, бу вакыт эчендә тыңлаучылар нейролингвистика тарихы, шулай ук сөйләм, уку һәм язуның нейрофизиологик һәм клиник тикшеренүләре белән танышачак", - диелә хәбәрдә.
Курсны тыңлаучылар шулай ук балаларның беренче һәм икенче телләрне ничек өйрәнүләре, ни өчен шизофрения вакытында ишетү галлюцинацияләре барлыкка килүе һәм афазия (сөйләшү яки сөйләмне аңлау сәләте югалган авыру) белән интегүче кешенең миендә нәрсә булганы турында белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International