Татарстанның аз комплектлы мәктәпләре киләсе атнада эшли башларга мөмкин

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстанда азкомплектлы мәктәпләргә киләсе атнада эшли башларга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

“Санитар-эпидемиологик режимны үтәү шарты белән аз комплектлы мәктәпләр киләсе атнада эшкә чыга ала”, - диде ул.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимен хуплаган.

Коронавирус таралуына юл куймас өчен, Татарстан мәктәпләрендә 6 апрельдән дистанцион уку башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International