XVII Кирилл һәм Мефодий исемендәге республикакүләм фәнни укуларда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Быел чара истәлекле даталарга - ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, шагыйрь Евгений Боратынский тууына 220 ел тулуга багышланган.
Укуларда 4 - 11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эш җиде секция кысаларында оештырылачак. Чараны 18 майда Казанның 93 нче гимназиясендә үткәрү планлаштырыла.
Гаризалар 15 апрельгә кадәр gimnazija93@mail.ru электрон почтасы аша яисә Кызыл Позиция урамы, 37 йорт адресы буенча кабул ителә.