«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама районы Сухрау авылы мәктәбендә зур ремонт көтелә. Учреждениегә 2 млн 317 мең сум акча бүлеп биреләчәк.
Бу суммага мәктәптә технология (малайлар өчен дә, кызлар өчен дә), информатика, тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары, спорт залы яңартылачак. Шулай ук вестибюльдә шахмат уйнау өчен махсус урын булдырылачак.
«Сумманың яртысына якыны җиһазлауга тотылачак, без компьютерлар һәм хәтта робототехника сатып алырга планлаштырабыз», - ди мәктәп директоры Фәнис Мостафин.