Коронавирус пандемиясе вакытында дистанцион укуны оештыру өчен ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов һәм аның командасы Урта Девятово урта гомуми белем бирү мәктәбенә тугыз заманча ноутбук бүләк итте.
6 апрельдән Татарстан мәктәпләре дистанцион укуга күчәчәк. Мәгариф учреждениеләренең эш тәртибе региональ һәм федераль дәрәҗәдә килешенгән.