Балалар турында белешмәләр региональ банкына мөрәҗәгать итүче гражданнарны шәхси кабул итү вакытлыча туктатылды

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе территориясендә коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралу куркынычлыгына бәйле рәвештә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар турында белешмәләр региональ банкына мөрәҗәгать итүче гражданнарны шәхси кабул итүне туктатып тору турында хәбәр итә. 
Чикләү чаралары тәмамланганнан соң гражданнарны кабул итү дәвам итәчәк.
Дәүләт балалар турында белешмәләр банкында хисапта торучы ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар турында мәгълүматны телефон, почта яисә электрон элемтә аша алырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843)5330084

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International