Казан укучылары «Тере классика» шигырь укучылар конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр һәм лауреатлар булдылар

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Казан укучылары «Тере классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре һәм лауреатлары булдылар. Ул дистанцион технологияләр кулланып үткәрелде. Иҗади ярышта Татарстанның 30 муниципаль берәмлегеннән 2-11-нче сыйныф укучылары катнашты.

Конкурста җиңүчеләр арасына Казанның Совет районындагы 175-нче номерлы мәктәпнең 7-нче сыйныф укучысы Әмир Фатыйхов керде. Лауреатлар булып Авиатөзелеш районының 62-нче номерлы мәктәбенең 10-нчы сыйныф укучысы Екатерина Гребнева, Яңа Савин районының 91-нче номерлы мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучысы Светлана Егорова, Вахитов районының «АЗ» Әдәби театры»ның 8-нче сыйныф укучысы Зәмирә Масалимова һәм Мәскәү районының КФУ каршындагы 2-нче номерлы татар гимназиясенең 8-нче сыйныф укучысы Ләйсән Соколова, Киров районының 182-нче номерлы политехник лицееның 7-нче сыйныф укучысы Алсу Бикбаева, Яңа Савин районының 132-нче номерлы мәктәбенең 6-нчы сыйныф укучысы Никита Алтынов һәм Идел буе районының «Галактика» белем бирү үзәгенең 35-нче номерлы лицее укучысы Камил Ишин танылды.

Жюри катнашучылар чыгышы барышында әсәр тексты сайланышын, тыңлаучыларга эстетик, интеллектуаль һәм эмоциональ йогынты ясау сәләтен, басымнарның дөрес куелышын һәм сүзләрнең дөрес әйтелешен, дикциянең сәнгатьле булуын, логик басымнарның һәм паузаларның куелышын бәяләде.

Төбәк этабы алдынна узган «Живая классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 2-11-нче сыйныфларыннан 1100 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International