Мәгариф учреждениесе бинасы 2019 елның җәендә төзелә башлады. Чистай районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча координация советы 800 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше урынында күчмә утырыш үткәрде. Уку йорты «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелә.
Совет әгъзалары объектта эшләүне оештыру, хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары, куркынычсызлык техникасы, хезмәт һәм ял режимы белән таныштылар.
Учреждениедә 550 кв. метр мәйданлы спорт залы җиһазландырылачак. Бина янәшәсендәге төзекләндерелгән территориядә ясалма чирәмле футбол кыры, баскетбол һәм волейбол өчен мәйданчыклар урнашачак. Мәктәп үзенең ишекләрен яңа уку елында ачачак.