Яшь татарстанлылар хәрәкәт куркынычсызлыгы турында рәсемнәр конкурсында катнашырга чакырыла

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Гаилә көненә һәм Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау хезмәте көненә багышланган “Россиялеләр тумыштан ук хәрәкәт иминлеге өчен!” Бөтенроссия рәсем конкурсы старт ала, дип хәбәр итә конкурсның оештыру комитеты.

Конкурс бу елның 2 апреленнән 2 майга кадәр Россия территориясендә уздырыла. Конкурсның бурычлары - белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне нормаларга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту буенча эшчәнлекне активлаштыру, балаларда юлларда тормыш куркынычсызлыгына карата кызыксыну уяту, ата-аналарның игътибарын җәлеп итү.
Конкурс "Балачак юллары буенча светофор фәне белән" проекты кысаларында уздырыла.
Конкурсны оештыру һәм уздыру шартлары турында тулырак мәгълүматны www.fond-edykina.ru сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International